Описание спектакля
Спектакльнең премьерасы 2009 елда булды.
Спектакль 2 сәгать 40 минут бара.
Театр репертуарында: 2009-2011.
Алтмышынчы еллар башында әдәбиятта беренче адымнарын ясаган драматург Шәриф Хөсәенов гаҗәеп сәхнә әсәре иҗат итә, пьесаның төп героинясы холкы белән һич тә идеаль булмаган җилбәзәк кыз. Социалистик реализм стиле рәсми рәвештә кертелеп, драматургиядә “замананың уңай герое” мәҗбүри булган бу чорда “Зөбәйдә – адәм баласы” пьесасы театр тарихында яңа сәхифә ачты.
Бүгенге көн әсәргә үз төзәтмәләрен кертә. Хәзер яшьләрнең гомуми агым буенча йөзәргә теләмәүләре гадәти күренеш, берьюлы берничә егет белән гыйшык уйнаучы кызлар да сирәк түгел. Олы тормышка аяк баскан яшүсмер кыз Зөбәйдәнең күңел кичерешләрен, катлаулы характерын тулырак күрсәтү максатыннан яшь режиссер кыю адым ясый – вакыйгаларны бүгенге көнгә күчерә. Яшьлеккә хас башбаштаклык героиняны хаталарга дучар итсә дә, аның эчкерсез самимилеге сакланып кала, кинәт кабынган тәүге мәхәббәтенең җавапсыз калуы кызны бары тик шәхес буларак чыныктыра гына.
Действующие лица
Фәйзуллина Ләйсән Хөрмәт кызы
Зөбәйдә
Нуруллина Дания Нургаяз кызы
Җәүһәрия
Җиһаншин Фәнис Рәдиф улы
Фәрит
Шәмсуаров Раил Наил улы
Әсхәт
Закиров Илнур Ильяс улы
Сөендек
Кашапов Ирек Рәфис улы
Зөфәр
Шәйхетдинова Миләүшә Наил кызы
Мәрвәр Сафина
Гайфетдинова Гөлчәчәк Мансур кызы
Кәримә
Әхмәтҗанов Илдус Хәниф улы
Сәмигулла
Гәрәев Алмаз Әлфир улы
Мәлик
Авторы
Фотогалерея