Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Закиров Илнур Ильяс улы

Татарстанның атказанган артисты - 2019
Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты - 2021



Закиров Илнур Ильяс улы 1985 елның 17 гыйнварында Татарстанның Әтнә районы Күшәр авылында туа. 2008 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. 2014 елны ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Сәләтле, сөйкемле артист. Иҗат иткән образлары ихлас күңелле һәм бик табигый булулары белән аерылып тора.

Рольләре: Алехо – “Бәби”, Венер – “Мәхәббәт FM” (И.Зәйниев); Хәйретдин – “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш); Родэ Владимир Карлович – “Өч сеңел” (А.Чехов); Сөендек – “Зөбәйдә адәм баласы» (Ш.Хөсәенов); Нигъмәт – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт); Владимир – “Годо” (С.Беккет); Мәнәх Абдулла – “Арбалы хатыннар” (З.Зәйнуллин); Дамис – “Тартюф”, Дон Карлос – “Дон Жуан” (Ж.-Б.Мольер); Сехисмундо – “Тәкъдир” (П.Кальдерон); Асле – “Җәйнең бер көнендә” (Й.Фоссе); Келебәк – “Минем исемем Кызыл” (О.Памук); Граф Риверс – “Ричард III” (У.Шекспир), Сөнгать – “Җилкәнсезләр” (К.Тинчурин) һ.б.


АУДИОКИТАП

"ӘКИЯТЛЕ “ТУГАН ТЕЛЕМ” – ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЛӘРЕ"




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!