Пришлый / Килмешәк
До начала осталось:
Пришлый / Килмешәк
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Килмешәк / Пришлый

Автор: Сөмбел Гаффарова

12+

Спектакль 1 сәгать 20 минут бара.
Спектакльнең премьерасы 2017 елның 14 октябрендә булды.

Тимер пәрдә ачылганнан һәм СССР таркалганнан соң элекке автоном республикалар халыклары үзләренең тарихларының ак битләрен барлый башладылар. Россиядә халык саны буенча икенче урында торган татарлар өчен иң үкенечле темаларның берсе - фашист Германиясе ягына чыгудан баш тарткан, Гитлер концлагерьлары газапларын кичергән, ә өченче рейх таркалганнан соң Сталин ГУЛАГы тоткыннары булган әсир солдатлар һәм офицерлар язмышы. Аларның кайберләре илленче елларда азат ителү бәхетенә ирешсәләр дә, Икенче Бөтендөнья сугышында катнашучы статусын әле күптән түгел генә алдылар. Алар арасында янәдән кулга алынудан куркып, туган якларына кайтмый калучылар да булды. Язмыш аларны дөнья буйлап таратты...

"Килмешәк" спектакленең герое Нәкыйп сугыштан соң, язмышына буйсынып, Канадага килеп эләгә һәм тормышын өр яңа биттән башлап җибәрә. Канаданың зур булмаган бер шәһәрендә ул татар авылындагыча яши башлый - бәрәңге үстерә, Хэллоуин урынына Сабантуй уздыра. Хатынына да ул Джоанна дип түгел, ә татарча "Җаным" дип эндәшә. Көннәрдән бер көнне аның кебек үк "килмешәк", ләкин тамырлары Шотландиядән булган күршесе Самуэль, элеккеге совет гражданнарына кире СССРга кайтырга рөхсәт ителә һәм аларга бернинди дә куркыныч янамый дигән хәбәр алып килә...

Нәкыйп Ватанына кайтырмы? Сөйгәне белән очрашырмы? Әнисенең каберенә килерме? 

Яңа текстларны үстерү буенча Ibsen International проектының II "Яңа сәхнәдә - Яңа текст" кысаларында тудырылган.

Спектакль катнашкан фестивальләр: Нанкин шәһәрендә (Кытай Халык Республикасы) Халыкара фестивале, Дели һәм Варанаси Халыкара фестивале, Будапешт шәһәренең Имре Мадач исемендәге Халыкара театр фестивале.


"Радик Бариев выстраивает роль так, что сочувствие к его герою, старому, не совсем здоровому человеку, захлестывает сразу же. Так же как и к его канадской жене Джоанне (необычная роль Люции Хамитовой, которая перевоплощалась из усталой немолодой женщины в беззаботную девчонку)".
Татьяна Мамаева, "Реальное время"

"Спектакль Бикчантаева - не про сказочную Канаду. В его постановке Накип, узнавший о возможности вернуться на родину, теряет покой: мечтает встретиться с родными. Теряет покой и его старушка-жена Джоанн: она истерически боится, что любовь всей ее жизни, ее Накип, к ней не вернется".
Айсылу Кадырова, "Вечерняя Казань"

"В спектакле нет проходных сцен, каждая – драматургически завершенная история, вызывающая подлинный отклик, смех или слезы. Предаваясь воспоминаниям, Джоанна и Накип «молодеют», сбрасывая с себя детали старости, и переживают первое знакомство, которое началось с неожиданного поцелуя. Сцена вызвала хохот, чтобы сразу после нее ввергнуть зрителя в поле сентиментальной тоски по родине двух молодых солдат, а затем – в боль и горечь утраты".
Айсылу Хафизова, ИА "Татар-информ"

"Фарид Бикчантаев в период очередного кризиса татарской идентичности вновь приглашает зрителя на серьезный разговор о судьбе татар и Идель-йорта. Новая постановка на эмигрантскую тему выстраивается в четко выраженном пародийной ключе". 
Милеуша Хабутдинова, Калеб

«Мин килмешәк түгел, ди төп герой Нәкыйп. Ә без үз җиребездә кемнәр?» Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

Спектакльдә без Татарстанның халык артистлары Радик Бариев белән Люция Хәмитованы бөтенләй үзгә образда күрәбез. Бер караганда, 70тән өстәге карт белән карчык ролен башкару өчен олы буын артистлары да бетмәгән, ләкин бу образлар нәкъ менә алар өчен яратылган диярсең. Алисә Сабирова, Шәһри Казан




Ближайшие даты исполнения
21
апреля
Якшәмбе
12:00
Театр им. Г.Камала, МАЛЫЙ ЗАЛ
26
мая
Якшәмбе
18:00
Театр им. Г.Камала, МАЛЫЙ ЗАЛ
05
июня
Чәршәмбе
19:00
Театр им. Г.Камала, МАЛЫЙ ЗАЛ
Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!