Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Скоморохов Сергей Геннадьевич

Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты — 1989, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — 1990, Татарстанның халык рәссамы – 2003, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты - 2010, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы - 2012



Рәссам. 1952 елның 25 апрелендә Саратов шәһәрендә туа. 1972 елда Ростов-на-Дону шәһәрендә М.Б.Греков исемендәге сәнгать училищесын, 1977 елда М.Горький исемендәге Мәскәү Художество академия театры (МХАТ) каршындагы мәктәп-студияне  тәмамлый. 1975 елдан Комсомольск-на-Амуре, Хабаровск, Чита, Тверь, Тула, Түбән Новгород, Чебаксар, Йошкар-Ола театрларында, ФРГның Рамшайд шәһәре театрында эшли. 1984-1994 елларда В.Качалов исемендәге театрның, 1995 елдан — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш рәссамы. 

Биредә Ч.Айтматовның «Ахырзаман» (1989); Г.Исхакыйның «Зөләйха» (1994); Лопе де Веганың «Биюче», Т.Миңнуллинның «Җанкисәккәем» (1995);  «Илгизәр + Вера» (2000); «Галиябану, сылуым иркәм» (2005); Г.Камалның «Каениш, көндәш һәм башкалар» (1996); Эдуардо де Филиппоның «Гаугалы гаилә» (1999); Г.Хугаевның «Кара чикмән» (2003); К.Тинчуринның «Казан сөлгесе» (2004); К.Тинчурин исемендәге театрда М.Фәйзинең «Галиябану» (1989); Н.Гаетбайның «Әстәгъфирулла» (1991) һ.б. пьесалар буенча куелган спектакльләрнең рәссамы.  

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!