Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Гөлҗамал. Чакыру / Гульждамал. Приглашение / Театраль экскурсия / Театрализованная экскурсия

Автор: Нәкый Исәнбәт

12+

Премьера 2022 елның 28 маенда булды.

«Шәрык клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы гамәлдәге экспозиция кысаларында татар театрының мөһим вакыйгалары һәм әсәрләре белән таныштыру максатыннан театраль тамашалар күрсәтүен дәвам итә.
Нәкый Исәнбәтнең "Гөлҗамал" пьесасы буенча куелган "Гөлҗамал. Чакыру" спектакле - мөселман дөньясының беренче профессиональ актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина турындагы биш актлы драмадан бер күренеш.
Н.Исәнбәт пьесасы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә беренче тапкыр 1963 елда куела (режиссеры – Празат Исәнбәт). Спектакльнең премьерасында Сәхибҗамал Гыйззәтуллина Волжская үзе дә була.
Икенче мәртәбә пьеса 2007 елда сәхнәләштерелде (режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев). Әлеге куелыш татар театр сәнгатенең йөз еллык юбилеена багышланган иде.
Бүген, С.Гыйззәтуллина - Волжскаяның тууына 130 ел тулу уңаеннан, легендар «Шәрык клубы» сәхнәсенә танылган пьеса геройлары - татар театры тарихының асыл затлары чыгачак. Ә тамашачылар Гөлҗамал/Сәхибҗамал туташның «Россиядә беренче күчмә мөселман драма артистлары труппасы»на чакырылган мизгелләрен күрү бәхетенә ирешәчәк.


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!