Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Ихсанова (Миңнуллина) Нәҗибә Гыймай кызы

Татарстанның һәм Рос­си­я­нең ха­лык артисты — 1982, 2000, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лау­ре­а­ты — 1998

25.01.1938 - 13.03.2021



Артистка. 1938 ел­ның 25 гыйн­ва­рын­да Татарстанның Аз­на­кай ра­йо­ны Бу­ра­лы авы­лын­да туа. 1961 ел­да Мәс­кәү­дә Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. Төр­ле пландагы күпкырлы төп роль­ләр­дә уй­нау­чы көч­ле тем­пе­ра­мент­ка ия бул­ган та­ныл­ган та­лант­лы ар­тист­ка. Об­раз­ның эч­ке дөнь­я­сын бар­лык ки­че­реш­лә­рен ти­рән итеп ача бе­лә һәм шу­ңа тәң­гәл ки­лер­лек тыш­кы төс­мер­ләр, тө­гәл су­рәт­ләү ча­ра­ла­ры та­ба. Ул иҗат ит­кән төр­ле яшь­тә­ге ха­тын-кыз об­раз­ла­ры ха­лык­чан һәм мил­ли бу­лу­ла­ры бе­лән дә әһә­ми­ят­ле.

Роль­лә­ре: Ган­дә­лиф — «Көз­ге ачы җил­ләр­дә» (А.Гый­лә­җев); Ма­һи­сәр­вәр — «Чат­кы­лар», Җомабикә — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт); Гөл­чи­рә — «Әни кил­де» (Ш.Хө­сә­е­нов); Ро­зи­на — «Фи­га­ро­ның өй­лә­нү­е» (П.Бо­мар­ше), Мәй­сә­рә — «А­ме­ри­кан», Нә­гый­мә — «Наз­лы кия­ү», Хә­ди­чә — «Зәң­гәр шәл» (К.Тин­чу­рин); Ро­кыя — «Чик­лә­век тө­ше» (Г.Аху­нов); Сәр­дия — «Кан кар­дәш­ләр» (Ю.Әми­нов); Фе­ми­да — «Таш­ла­ма ут­ны, Про­ме­тей!», Тәң­кә­би­кә — «Ай то­тыл­ган төн­дә» (М.Кә­рим); Миң­зи­фа — «Ки­чер ми­не, ән­кәй!» (Р.Ба­тул­ла); Ми­ләү­шә — «Ми­ләү­шә­нең ту­ган кө­не», «Дус­лар җы­ел­ган җир­дә», «Ху­шы­гыз!», Өм­мия — «Әл­дер­меш­тән Әл­мән­дәр», Гөл­фи­нә — «Ә­ни­ләр һәм бә­би­ләр», Ма­рия — «Ил­ги­зәр + Ве­ра», Әү­дә­ки — «Гөр­гө­ри кия­ү­лә­ре», Әси­мә — «Йө­рәк ма­ем», Хә­би­рә — «Сө­яр­кә», Шәм­се­нур — «Ү­зе­без сай­ла­ган яз­мыш», Нурзидә Мөбәрәковна - «Алты кызга бер кияү», Зәйнәпбану - «Дивана» (Т.Миң­нул­лин); Гөл­җи­һан — «Банк­рот» (Г.Ка­мал); Сә­хи­лә — «Ху­җа Нас­рет­дин», Зи­фа — «Зи­фа» (Н.Исән­бәт); Та­ла­но­ва — «Я­бы­ры­лу» (Л. Ле­о­нов) Гөл­сем — «Ми­рас» (Г.Ка­юм); Хә­ни­фә — «Бас­кет­бо­лист» (М.Гый­лә­җев); Ро­за — «Таш­ла­ма ми­не» (Ф.Бү­лә­ков)  һ.б.
Татарстанның һәм Рос­си­я­нең ха­лык артисты — 1982, 2000

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лау­ре­а­ты — 1998 ­ («Ху­шы­гыз!» спектаклендәге Ми­ләү­шә роле өчен)

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!