Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Зарипова Зөлфирә Сафа кызы

Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты — 1989, Татарстанның атказанган артисты – 1986, Татарстанның халык артисты — 2007



Зарипова Зөлфирә Сафа кызы 1953 елның 15 июнендә Татарстанның Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында туа. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Образларның эчке дөньясын, кичерешләрен бөтен тирәнлеге белән күрсәтә ала торган көчле драматик актриса.

Рольләре: Наталья — «Илгизәр + Вера», Нурсолтан — «Канкай углы Бәхтияр», Фаягөл – «Алты кызга бер кияү» (Т.Миңнуллин), Полинка — «Солдат хатыны» (Н.Анкилов), Гайнавал — «Ташкыннар», Хаҗия — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт), Марианна — «Суган суфые» (Мольер), Саҗидә — «Ике килен-килендәш», Гөләндәм, Фатыйма — «Талак, талак», Әдилә — «Туй алдыннан» (Х.Вахит), Заһирә - «Зәңгәр шәл», Мөршидә — «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин), Зифа — «Зифа» (Н.Исәнбәт), Миңлекамал — «Миңлекамал» (М.Әмир), Ак бүре — «Ахырзаман» (Ч.Айтматов), Гайшә — «Мирас» (Г.Каюм), Сәхибҗамал — «Җан Баевич» (Г.Исхакый), Хәмидә — «Бүләк өчен» (Г.Камал), Расиха — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Мөршидә — «Мин төш күрдем», Мәрфуга — «Күрәзәче» (З.Хәким), Люция — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев), Миңзифа — «Кичер мине, әнкәй» (Р.Батулла), Фатыйма — «Талак, талак» (Х.Вахит), Зөләйха — «Яра» (А.Гыйләҗев, М.Гыйләҗев), Кабато — «Ханума» (А.Цагарели), Мәдинә - «GO! Баламишкин» (Ф.Бүләков) һ.б.



Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!