Шакирова Венера Мансур кызы
Татарстанның атказанган артисты — 2003
Татарстанның халык артисты - 2015
Шакирова Венера Мансур кызы 1960 елның 11 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1983 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Төрле холыктагы образлар иҗат итә.
Рольләре: Зина — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча); Камилә — «Бәхетсез егет» (Г.Камал); Нәсимә — «Миңлекамал» (М.Әмир); Нина — «Әниләр һәм бәбиләр», Нәфисә — «Без китәбез, сез каласыз», Нина Васильевна – «Алты кызга бер кияү» (Т.Миңнуллин); Гөлнара — «Бичура», Фәүзия — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев); Хәерниса — «Галиябану» (М.Фәйзи); Галия — «Кишер басуы» (3.Хәким); Нечкә марҗа — «Җан Баевич» (Г.Исхакый); Рәшидә — «Мирас» (Г.Каюм); Синьора Капуллетти — «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир); Эсмеральда — «Зифа» (Н.Исәнбәт); Саҗидә — «Килә ява, килә ява...», «Ява карлар, ява карлар...» (З.Хәким); Зөләйха — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Зөлкәгыйдә — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт) һ.б.