Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы
Татарстанның халык артисты — 2003
Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы 1952 елның 1 гыйнварында Татарстанның Әлки районы Түбән Әлки авылында туа. 1978 елда Казан театр училищесын тәмамлап, Татар академия театрында эшли башлый. Сәхнә ягымлыгы белән аерылып торган, музыкаль геройларны һәм төрле характердагы рольләрдә уйнаучы артист.
Рольләре: Булат — «Зәңгәр шәл», Ильяс — «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Хәйретдин — «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш); Марат — «Туй алдыннан», Шәйдулла — «Талак, талак» (Х.Вахит); Гөлүс — «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (И.Юзеев); Иван — «Бирнәсез кыз», Денис Иванович — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский); Хәсән — «Ләйсән ире Хәсән», Тынгысын — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); Хәлим — «Миңлекамал» (М.Әмир); Ташчәйнәр — «Ахырзаман» (Ч.Айтматов); Габдрахман — «Күрәзәче» (З.Хәким); Шаһи — «Ат карагы», Бәчкә — «Гөргөри кияүләре», Акбай — «Авыл эте Акбай» (Т.Миңнуллин); Максуд — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Платон — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев); Шәйхи — «Килә ява, килә ява...», «Ява карлар, ява карлар...» (З.Хәким); Акоп — «Ханума» (А.Цагарели); Вакыйф — «Мәхәббәт турында сөйләшик» (И.Зәйниев); Мокай – «Мин ышанам сиңа» (Л.Айтуганов) һ.б.