Мотыйгуллина Рузия Һидиятулла кызы
Татарстанның халык артисты — 1991, Россиянең атказанган артисты — 2001
Мотыйгуллина Рузия Һидиятулла кызы 1950 елның 3 мартында Татарстанның Әлки районы Югары Әлки авылында туа. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Лирик пландагы танылган артистка. Кешенең көчле тойгыларын, нечкә йөрәк кичерешләрен дөрес һәм ачык итеп тамашачыга җиткерә белә.
Рольләре: Марийка — «Солдат хатыны» (Н.Анкилов); Росита — «Канлы күләгәләр» (Г.Боровик); Айсылу — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт); Афродита — «Ташлама утны, Прометей!», Шәфәкъ — «Ай тотылган төндә», Афродита – «Ташлама утны, Прометей!» (М.Кәрим); Агнеш — «Нихәл, яшь иптәш?» (Ш.Тот); Анджела — «Болан-Патша» (К.Гоцци); Заримә — «Китәм инде» (Р.Хәмид); Лариса — «Бирнәсез кыз» (А.Островский); Наталья — «Илгизәр + Вера», Гөлчирә - «Алты кызга бер кияү» (Т.Миңнуллин); Ләйсән — «Ләйсән ире Хәсән» (Ю.Сафиуллин); Шәмсегаян — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев); Галимәбану — «Галиябану» (М.Фәйзи); Беатриче — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони); Зөләйха — «Зөләйха» (Г.Исхакый); Шәмсия — «Күрәзәче» (З.Хәким); Расиха — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Сабира — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); Ханума — «Ханума» (А.Цагарели); Бибинур – «GO! Баламишкин» (Ф.Бүләков) һ.б.