Сафина Фәридә Мирхафизан кызы
Татарстанның атказанган артисты — 2001 ел, Татарстанның халык артисты - 2015 ел.
Сафина Фәридә Мирхафизан кызы 1957 елның 20 мартында Татарстанның Сарман район үзәгендә туа. 1978 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтын (хәзер университет) тәмамлый һәм Җәлил поселогында Нефтьчеләр техника йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли.
1981-1985 елларда Казан театр училищесында укый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Чая характерлы рольләрдә ачылган артистка.
Рольләре: Гөлемхан — «Ахырзаман» (Ч.Айтматов); Зөбәрҗәт — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт); Сәкинә — «Мирас», Мәмдүнә — «Һинд кызы» (Г.Каюм); Мәйсәрә — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); Фәүзия — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев); Анук — «Гөргөри кияүләре», Фаягөл — «Алты кызга бер кияү» (Т.Миңнуллин); Маһи — «Асылъяр» (М.Фәйзи); Виктория — «Булмас димә, дөнья бу!» (А.Вампилов); Мария-Каролина — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо); Гафифә — «Беренче театр» (Г.Камал); Сәмидә — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла); Сәвия — «Мәхәббәт турында сөйләшик» (И.Зәйниев) һ.б.
ПРЕССА
ФӘРИДӘ. "Сөембикә" журналы. 10.02.2016 ел.