Вәҗиев Рамил Камил улы
Татарстанның атказанган артисты - 2013, Д. Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты-2011
Вәҗиев Рамил Камил улы 1973 елның 27 сентябрендә Чаллы шәһәрендә туа. 1995 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтын (хәзерге университет) тәмамлагач, Татар академия театрына килә. Студент чагында Камал театры спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнаша. Төрле жанрда - лирик, көлкеле, сатирик рольләрдә уйный.
Рольләре: Шүрәле — «Җанкисәккәем» (Т.Миңнуллин); Убырлы карчык — «Сукыр патша» (Н.Хикмәт); Медведенко — «Акчарлак» (А.Чехов); Кабеш — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт); Альфред — «Казан егетләре», Әмир — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев); Хәзрәт — «Сөяркә» (Т.Миңнуллин); Серый — «Мәхәббәт хатирәсе» (Ф.Бүләков); Әсән — «Арзы кыз» (М.Тарухан); Салих — «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Яхно — «Телсез күке» (З.Хәким); Прозоров — «Өч сеңел» (А.Чехов); Җәүдәт - «Суган чәчәге» (И.Зәйниев) һ.б.