Рәхимова Ләйсән Нәүфәл кызы
Татарстанның атказанган артисты — 2007
Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты - 2022
Рәхимова Ләйсән Нәүфәл кызы 1977 елның 22 мартында Казан шәһәрендә туа. 1999 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Ул сөйкемле, сәләтле, җырлау осталыгы булган артистка. Сәхнәдә тормышчан, эмоциональ.
Рольләре: Хәния – «Йөрәк маем», Гөлгенә — «Шәҗәрә», Нурсия — «Эзләдем, бәгърем, сине», Җәмилә - «Җанкисәккәем», Вера – «Илгизәр+Вера» (Т.Миңнуллин); Заһирә — «Зәңгәр шәл», Саҗидә - «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Ания — «Мин төш күрдем» (З.Хәким); Асия — «Казан егетләре» (М.Гыйләҗев); Зәйтүнә - «Яра» (А. Гыйләҗев, М. Гыйләҗев); Тәгәрә — «Кара чикмән» (Г.Хугаев), Зәңгәр сыер – «Тимер борчак» Р.Бухараев; Гөләндәм – «Талак, талак!..» (Х.Вахит); Ирина - «Өч сеңел» (А.Чехов); Фәрхинур – «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт); Алсу - «GO! Баламишкин» (Ф.Бүләков) һ.б.
ПРЕССА
ЛӘЙСӘН РӘХИМОВА: "ҺӘР КЕШЕНЕҢ ҮЗ ШҮРӘЛЕСЕ". Ватаным Татарстан. 27.03.2013 ел.