Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Театр & Музыка. Яхин

Автор:

12+

Әңгәмә.
Премьера 2021 елның 27 октябрендә булды.
Озынлыгы: 1 сәгать 50 минут. 

Камал театры тамашачыларын күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин иҗаты белән якыннанрак танышырга чакыра. Театр сәхнәсендә композитор турындагы җырлар, романслар һәм хатирәләр нигезендә Рөстәм Яхинның тормышы һәм иҗаты турында театраль-музыкаль тарих яңгыраячак. Спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Рәхимова, Раил Шәмсуаров, артистлар Рәйхан Габдуллина, Айгөл Шәкүрова, Ришат Әхмәдуллин катнаша.
Фортепиано өчен оркестр белән концертны проектның махсус кунагы - пианист, халыкара конкурслар лауреаты Зөлфәт Фәхразиев башкарачак. 

Яңгыраячак җырлар һәм романслар: «Ышанам» (Л.Әйтуганов сүзләре), «Яз чәчәген өзмә минем өчен» (З.Фәйзуллин сүзләре), «Бөрә таллар» (М.Ногман сүзләре), «Синең өчен» (Ә.Ерикәй сүзләре), «Китмә, сандугач» (Г.Зәйнәшева сүзләре), «Оныта алмыйм» (М.Ногман сүзләре), «Көзге моң» (М.Галиев сүзләре), «Сонет № 109» (У. Шекспир), «Куңелем өзгәләнгән минутларда» (Ә.Ерикәй сүзләре), «Сипкелле диләр мине» (Ә.Ерикәй сүзләре), «Кузләрем тик сине эзлиләр» (М.Ногман сүзләре), «Без барыбер бергә булырбыз», (Ф.Сафин сүзләре) һ.б.


Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин (1921 -1993) - күренекле композитор, пианист, педагог, Татарстан Республикасы Дәүләт гимнының музыка авторы, 400 дән артык җыр һәм романслар, күп санлы камера һәм симфония музыкасы әсәрләре иҗат итүче, СССРның халык артисты, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Данлыклы татар композиторының музыкасын кайчан да булса ишеткән һәркемнең үз Яхины бар - аның гармониясенә бәйле образлар дөньясы, онытылмас тәэсирләр, кичерешләр һәм хис-тойгылары...

Режиссер постановки Айдар Заббаров выбрал для нее оригинальный подход – главного героя нет на сцене, но в зале он незримо присутствует. В одном из самых музыкальных театров Казани музыки стало еще больше – в исполнении оркестра под руководством Данияра Соколова и лучших певцов-камаловцев прозвучали песни и романсы Рустема Яхина. "Казанские ведомости". Анастасия Локтева.



Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!