РусТатEng
“Нәүрүз” халыкара театраль-белем бирү форум-фестивале

Кыскача

“Нәүрүз” форумы – “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале исеме белән үтүче белем бирү проекты. Форум кысаларында төп 5 юнәлештә дәресләр үтә: актерлык сәнгате һәм практик режессура; режессура теориясе, сценография һәм музыкаль театр; театр социологиясе, менеджмент, пиар, хокук белеме; курчак театры сәнгате; театраль тәнкыйть.

Фестиваль-форумда катнашу өчен заявкалар төрки телләрдә спектакльләр куючы теләсә-кайсы театр коллективларннан һәм, шулай ук, төрки телле театраль һөнәр вәкилләреннән (актер, режиссер, сценограф, рәссам, хореограф, менеджер, әдәби бүлек җитәкчесе, журналист, театр тәнкыйтьчесе) кабул ителә.

Элемтә

Сәнгать җитәкчесе:
Бикчәнтәев Фәрит Рәфкать улы
Тел.: (843) 293-06-38
Email: bikchaf@mail.ru

Директор:
Якупов Илфир Илшат улы
Тел.: (843) 293-06-38
Email: ilfir.yakupov@tatar.ru

Матбугат үзәге:
Тел.: (843) 293-83-18

Заявкалар кабул итү буенча сораулар:
Тел.: (843) 293-83-18 (сәнгать җитәкчелеге)
Тел.: (843) 293-14-24 (администраторлар: урнашу, юл, ашау һәм башка мәсьәләләр буенча сораулар)

2018 елның 28 майдан 3 июньгә кадәр Казанда “Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумы үтә.

Форумны оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы – Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры. 


“Нәүрүз” театраль-белем бирү форумы беренче тапкыр 2010 елның июнендә театр фестивале йогынтысында үткәрелде һәм анда 250дән артык театраль һөнәр вәкилләре, Россия Федерациясе һәм СНГ илләреннән 22дән артык делегация катнашты. Беренче форум әлеге форматтагы, тематикадагы белем бирү программаларының актуаль һәм кирәк икәнлеген исбатлады.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра