«Нәүрүз» фестиваленә аккредитация башланды
Пәнҗешәмбе 18.05.2023
Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре!
XVI «Нәүрүз» халыкара театр фестиваленә аккредитация башланды. Башка еллардагы кебек үк, фестиваль барышында сезгә уңайлы булсын өчен Матбугат үзәге эшләячәк. Матбугат үзәгендә wifi, фестивальнең медиаархивлары, компьютерлардан файдаланырга мөмкин булачак. Кофе-брейклар да биредә узачак. Фестиваль чараларына керү – катгый рәвештә аккредитация бейджлары буенча.
Аккредитация узу өчен 29 майга кадәр pr@kamalteatr.ru адресына
1. Мәгълүмат чарасының исемен;
2. Журналистның исем, фамилиясен;
3. Телефон номеры һәм электрон адресын күрсәтеп хат юллавыгыз сорала.