Айдар Җаббаров куячак спектакльнең беренче репетицияләре
Чәршәмбе 01.02.2023
Камал театрында Илгиз Зәйниевнең "Ситса туй" пьесасы укылды. Спектакльнең режиссеры - Айдар Җаббаров, рәссам - Булат Ибраһимов, яктылык буенча рәссам - Ольга Окулова, хореограф - Софья Гуржиева.
Спектакльдә катнашалар: Татарстанның атказанган артистлары - Ләйсән Рәхимова, Эмиль Талипов, Алмаз Сабирзянов, Раил Шәмсуаров, Илнур Закиров, Ришат Әхмәдуллин, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, шулай ук, Гүзәл Гюльвердиева, Алинә Мөдәрисова, Айгөл Шәкурова, Ләйсән Гатауллина һәм Рәйхан Габдуллин.











