Бәби алып кайту белән котлыйбыз
Пәнҗешәмбе 08.09.2022
Кичә Камал театры актрисасы Алинә Мөдарисова бала тудыру йортыннан чыкты. Алинәне каршы алырга театр труппасы тулысы белән диярлек килде!
Театрыбызның артистлары Алмаз Гәрәев һәм Алинә Мөдәрисованы кызларын бала тудыру йортыннан алып кайтулары белән котлыйбыз!
Кызыгыз сәламәт, бәхетле, акыллы, тәүфыйклы булып үссен! Алмаз белән Алинәгә гаилә бәхете, имин тормыш, нарасыйларын тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр телибез!