Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

“Нәүрүз”-2021 фестивале көндәлеге: өченче көн

Пәнҗешәмбе 10.06.2021

Кыю адымнар белән “Нәүрүз” экваторны үтте. Фестивальнең өч көне сизелми дә үтеп китте. Һәрбер көндә - ныклы дуслык, күпькырлы мәдәни аралашу, төрки театр дөньясының якты төсләре.

Фестивальнең өченче көне “Әкият” курчак театрында башланды. “Чулпан” Сибай концерт-театр берләшмәсе “Серле курай” спектаклен тәкъдим итте.  

Алексей Пасуев, театр тәнкыйтьчесе (Санкт-Петербург): «Спектакльнең төп кыйммәте сценография, костюмнар. Ошап бетмәгән яклары да булды: ул да булса, артык театральлек, кайбер урында артистларның арттырып җибәрүләре, өлкән тамашачыга юнәлтелгән юмор. Вакыйгалар чишелешенә, персонажларның характерын ачуга күбрәк игътибар бирелсә, бу костюмнар һәм гомум театраль код белән яхшы гына спектакль килеп чыккан булыр иде».

Камал театрының Кече залында Үзбәкстанның Ю.Раджаби исемендәге Джизак өлкә музыкаль-драма театрының “Ташкентка сәяхәт” спектакле онлайн күрсәтелде.

«Ташкентка сәяхәт» пьесасы үзбәк драматургиясенең йөзек кашы. Театр милли фольклор сәнгатендәге спектакль тудырган. Яшь режиссер Ш.Йулдошев - Әлимҗана Сәлимовның укучысы.

Алга таба Кече залда Казахстанның «Дариға-ай» Яшьләр театры «Ғажайып трагедиясы» спектаклен тәкъдим итте.

Владислава Куприна, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү): «Гаҗәеп трагедия” спектакле гадәти шигъри казах театры традицияләренә бөтенләй туры килми. Режиссер спектакль-диспут формасын сайлаган. Казах аксакалы Абай образында архаик башлангыч белән акыл, зирәклек кисешә. Ике гашыйкның гадәти мәхәббәт тарихы халыкның дөньяга яралуын булдыручы югары гуманизм призмасы аша ачыла. Идеяны тормышка ашыру өчен биткә бинтлар бәйләнгән. Финалда кешеләр ул бинтлардан котыла. Бу тарих борынгы инстинктларны җиңү хакында, шуңа да ул бик кызыклы.».

Шулай ук Кече залда М.Топанов исемендәге Хакасс милли драма театры «Алып Пил Тараан» спектаклен тәкъдим итте.

Бу спектакль кешенең үткән, бүгенге һәм киләчәк беән бәйләп торучы камиллеккә, эчке гармониягә ирешергә теләве хакында. Тел һәм образлар тамашачыларга үзләрен читтән күрергә, кемлекләрен аңларга ярдәм итә.

Спектакль танылган хакасс шагыйре, дараматургы һәм музканты М.Е. Кильчичаковның 95 еллыгына багышлана. Спектакльнең нигезендә аның легендасы ята.

Фестивальнең матбугат үзәгендә “Нәүрүз” фестивале эволюциясе: 1998-2021 еллар” дигән темага Нияз Игъламовның лекциясе үтте. Г.Камал театрының махсус проектлар җитәкчесе фестиваль тарихы, аның үзгәрешләре, хәзерге замандагы миссиясе хакында сөйләде. Конференция хакында тулырак.

Камал театры каршындагы мәйданда Якутиянең Олонхо театры “Бөек Кудангса” спектаклен тәкъдим итте.

Тинчурин театрында Буа дәүләт драма театрының “Шобага” спектакле күрсәтелде.

Ольга Фукс, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү): «Шобага» бүгенге көннең якты вакыйгасы булды. Бик җылы спектакль. Без яшь акрисаларның ничек әбиләргә әверелүен күрдек, алар белән бергә борчылдык. Болар барысы да гадәти көнкүреш юморы белән үрелә. Мин бу спектакльгә озын, бәхетле тормыш телим».

Камал театрының Зур сәхнәсендә П.А.Ойунский исемендәге Саха Академия театрының “ Алитет тауларга китә” спектакленең премьерасы үтте.

Пьеса Тихон Семушкинның «Алитет тауларга китә» романы буенча язылган.

Фестивальне оештыручылар: “Мәдәният” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлекләре ярдәме белән; Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.

Фотоларны карау өчен сылтама.

Фестивальнең өченче көненнән видеокөндәлек.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!