Фәрит Бикчәнтәев белән иҗади очрашу
Пәнҗешәмбе 22.09.2022
Бүген Санкт-Петербургта Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән иҗади очрашу булды. Чара XIII «Александринский» Халыкара театр фестиваленең офф-программасы кысаларында узды. Очрашуда режиссерның 60 еллык юбилеена чыккан китап һәм документаль фильм тәкъдим ителде.