Маленькие ручки / Нәни куллар
До начала осталось:
Маленькие ручки / Нәни куллар
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Фәрит Бикчәнтәев турында фильм Казан халыкара кинофестивале программасына керде

Пәнҗешәмбе 11.08.2022

7-11 сентябрьдә Татарстан башкаласында XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале уза. "Фарид Бикчантаев. В поисках свободы" документаль фильмы кинофестиваленең "Төрки дөнья" программасына кертелде. Программада Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Кыргызстан һәм Россиядән картиналар бар.

"Төрки дөнья" программасына ике Татарстан фильмы керде. "Фарид Бикчантаев. В поисках свободы" - татар театрының баш режиссеры, халкының тамырларына таянып эшләүче интеллектуал турында", - дип сөйләде киновед, Фестивальнең сайлап алу комиссиясе әгъзасы Светлана Слапке.

Кинофестивальнең афишасы якын арада билгеле булачак. Без, һичшиксез, фильмның көне, вакыты һәм урыны турында хәбәр итәрбез. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

Искәртеп узабыз, телевидениедә фильмның премьерасы 22 майда "Культура" федераль каналында булды. Фильм Камал театрының баш режиссерының 60 еллыгына багышлана һәм аның иҗат юлын чагылдыра.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!