Шатлыклы хәбәр!
Пәнҗешәмбе 11.08.2022
Дуслар, шатлыклы хәбәр! Театрыбыз артисткасы Гөлчәчәк Гәйфетдинова һәм Сәйдәш Биктаһиров гаиләсендә малай туды. Чын күңелдән котлыйбыз!
Улыгыз сәламәт, бәхетле, акыллы булып үссен! Гаиләгезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, балагызны тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр телибез!
