Большой театрның генераль директоры Камал театрында һәм "Шәрык клубы"нда булды
Шимбә 25.02.2023
Бүген Россия Большой театрының генераль директоры Владимир Урин, МХАТ мәктәбенең продюсерлык факультеты укытучылары һәм студентлары "Шәрык клубы" интерактив мультимедиа комплексында һәм Камал театрында кунакта булдылар.
"Шәрык клубы" буенча экскурсия вакытында Камал театры директоры Илфир Якупов комплексның барлык заллары белән таныштырды һәм татар театры тарихы турында сөйләде. Экскурсиядән соң директор үзенең эш бүлмәсендә театрны таныту технологияләре белән уртаклашты.
Уку практикасы кысаларында кунакларга шулай ук театрның сәхнә артына экскурсия оештырылды һәм Айдар Җәббаровның "Хуш авылым" спектакле күрсәтелде.