Тайны нашего города / Безнең шәһәрнең серләре
До начала осталось:
Тайны нашего города / Безнең шәһәрнең серләре
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

КАМАЛ ТЕАТРЫНДА ГАЛИӘСГАР КАМАЛНЫҢ ТУУЫНА 140 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕННАН ТАРИХИ КЛУБНЫҢ УТЫРЫШЫ УЗДЫ

Дүшәмбе 28.01.2019

26 гыйнварда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Тарихи бранч" тарихи клубының утырышы узды.  

«Тарихи бранч» – тарихка багышланган клуб проекты. Бу очрашуда профессиональ тарихчылар һәм кызыксынучылар татар театрының барлыкка килү тарихы һәм үсеше, беренче режиссерларның, артистларның тормышы һәм иҗаты, куелган спектакльләр, җәмгыять белән театр арасындагы мөнәсәбәтләр, театраль тамашаларга дин әһелләренең мөнәсәбәте хакында фикер алыштылар. Әлеге чарада К(П)ФУ һәм Казан дәүләт мәдәният институты студентлары да катнашты.

Камал театры музее җитәкчесе, Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанова театр буйлап экскурсия үткәрде. Экскурсия вакытында кунаклар Г.Камалның кабинетында да булдылар.

Әлеге чараны оештыручылар: Архив эшләре буенча Татарстан Республикасының дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы архивы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ярдәме белән.  




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!