КАМАЛ ТЕАТРЫ АРТИСТЫ ИЛДАР ХАЙРУЛЛИН БЕЛӘН ОЧРАШУ
Пәнҗешәмбе 24.01.2019
24 нче гыйнварда Казан шәһәренең 181 нче күп профильле мәктәбендә чираттагы “Эшлекле очрашу” ( “Деловой завтрак”) оештырылды. Атна саен уздырыла торган чараның бүгенге кунагы- Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Илдар Зиннурович Хайруллин булды. Балалар күренекле артистыбызны зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр.Илдар Зиннурович укучыларга тормышта уңышка ирешү өчен тырышып укырга, ялкауланмаска, тәртипле булырга кирәклеге турында сөйләде. Туган телдә сөйләшергә, китаплар күп укырга, тарих, әдәбият белән кызыксынырга кирәклеге турында ассызыклап әйтте. Мөхтәрәм артистыбыз укучыларның театр турында, “ничек артист булырга”, “ничек зур уңышка ирешергә” кебек сорауларына җавап бирде.