КАМАЛ ТЕАТРЫНДА ӘМИРХАН ЕНИКИ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ УЗА
Пәнҗешәмбе 24.01.2019
12 февральдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Татарстанның халык язучы Әмирхан Еникиның (1909-2000) тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә уза. Кичәнең сценарий авторы – Ркаил Зәйдулла, режиссеры – Илдар Хәйруллин.Әдәби-музыкаль кичәгә чакыру билетларын Камал театры кассасында алырга мөмкин.
КАССА: (843) 293-03-74