Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

ЯР ЧАЛЛЫДА КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯРДӘМЕ БЕЛӘН ОЕШТЫРЫЛГАН “ТЕАТР БАШ РОЛЬДӘ” ДИП ИСЕМЛӘНГӘН КҮРГӘЗМӘ АЧЫЛДЫ

Җомга 23.03.2018

Кичә, 22 мартта, Яр Чаллы шәһәренең Туган якны өйрәнү музеенда “Театр баш рольдә” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Экспозициянең төп өлеше Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының коллекциясе – сәхнә костюмнары, документлар, афишалар һәм программкалардан тора. Барлыгы экспозициядә 300дән артык экспонат тәкъдим ителә.

Халыкара театр көненә багышланган күргәзмәне Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Мәдәният идарәсенең башлыгы Эльвира Илшат кызы Ногманова ачып җибәрде. Күргәзмәнең беренче кунаклары: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары, Яр Чаллы театрлары җитәкчеләре һәм вәкилләре булдылар.

Экспонатлар арасында Камал театры үсешенә зур өлеш кертүчеләрнең: озак еллар буе театрның баш режиссеры булып эшләгән Марсель Сәлимҗанов, 10 ел дәвамында театр белән җитәкчелек иткән Рәшидә Җиһаншина, Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендәге үлмәс Әлмәндәр образын тудырган Шәүкәт Биктимеров һәм “Алтын битлек” иясе Ринат Таҗетдиновның фотографияләре һәм шәхси әйберләре бар. Камал театры, шулай ук, спектакльләр видеоархивын тәкъдим итте – чара вакытында алар телевизор экранына рус субтитрлары белән күрсәтелде.

“Республикабызның барлык театрлары Чаллы шәһәре белән иҗади бәйләнештә торалар, - диде Камал театры артисты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин. – Гомер буе Чаллыга гастрольгә йөрдек. “КАМАЗ” заводы ачылгач, без, һичшиксез, айга бер, йә спектакль белән гастрольгә, йә завод хезмәткәрләре белән иҗади очрашуларга килә идек. Безне Чаллы шәһәре һәрвакыт җылы кабул итә, шуңа күрә ул безнең өчен бик кадерле. КАМАЗ һәм Чаллы безнең өчен якын”.

“Бизнес-онлайн” һәм Яр Чаллы шәһәре мәдәният Идарәсе материаллары буенча




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!