Ирек Кашапов һәм Айгөл Хәйруллина - атказанган артистлар!
Сишәмбе 25.05.2021
Ирек Кашаповка һәм Айгөл Хәйруллинага театр сәнгате үсешенә керткән өлешләре өчен “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хактагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган.
Ирекне һәм Айгөлне театр исеменнән чын күңелдән котлыйбыз, горурланабыз һәм иҗади уңышлар телибез!