"Мәңгелек буран" спектакле белән хушлашу
Дүшәмбе 24.05.2021
30 май 18.00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Чыңгыз Айтматов әсәре буенча Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән "Мәңгелек буран" спектакле соңгы тапкыр уйнала. Драма 3 сезон уңыш белән барды (премьера 2018 елның 4 ноябрендә булган иде). 30 майда спектакль 22нче тапкыр уйнала. Соңгы спектакльгә билет алып калырга ашыгыгыз!
БИЛЕТ АЛЫРГА КАССА: (843) 293-03-74