Я не вернусь / Хуш, авылым
До начала осталось:
Я не вернусь / Хуш, авылым
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

КАМАЛ ТЕАТРЫ "СӨЯСЕҢМЕ, СӨЙМИСЕҢМЕ..." СПЕКТАКЛЕ БЕЛӘН БӨГЕЛМӘ ШӘҺӘРЕНДӘ

Дүшәмбе 30.10.2017


24 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Бөгелмә шәһәренең Техниклар йортында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Ф.Бүләковның "Сөясеңме, сөймисеңме..." спектаклен күрсәтә. Ашыгыгыз, билетлар саны чикле! 
Белешмәләр өчен телефон: 8917 2828 687

Спектакль хакында:
Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озынайтылсын өчен ул өч сәгать эчендә бер изге гамәл кылырга тиеш була. Һәм алар карчыгы белән, ашыгып-кабаланып, нинди изгелек кылырга дип уйлаша башлыйлар. 
Алар нәрсә уйлап табарлар һәм шушы кыска вакыт эчендә өлгерерләрме? Бу өч сәгать бергә үткәргән соңгы мизгелләре булса, алар аны ничек уздырыр? Гомер буе иңгә-иң яшәгән карт белән карчык тормышларының асылына төшенә алырмы? 
Җавап эзләп алар яшьлек хатирәләренә бирелә. Бергә кичергән якты мизгелләр һәм инде төзәтеп булмаслык хаталары белән бөтен гомерләре күз алдыннан үтә. 
«Бу пьеса – мәхәббәт хакында. Хәер, башка күп кенә пьесалар кебек үк, тик алардан аермалы буларак, кыска вакытлы шаулы мәхәббәт хакында түгел, ә көчле, бер гомер озынлыгына тиң сөю турында, - ди пьеса авторы Ф.Бүләков. – Әлбәтта, күп еллар эчендә әлеге мәхәббәт бәйрәмнәрне дә, гадәти көннәрне дә кичергән, тик тирәнлеген, көчен югалтмаган. Миңа калса, безнең һәркайсыбыз нәкъ шундый хисләр хакында хыяллана һәм шундый мәхәббәткә юлыккан кешеләр бәхетле». 


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!