КАМАЛ ТЕАТРЫ "МУЛЛА" СПЕКТАКЛЕ БЕЛӘН ЧИСТАЙ ШӘҺӘРЕНДӘ
Дүшәмбе 30.10.2017
13 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Чистай шәһәренең "Чистай" мәдәни-күңел ачу үзәгендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Т.Миңнуллинның "Мулла" спектаклен күрсәтә. Ашыгыгыз, билетлар саны чикле! Касса: (84342) 5-15-07, 89172517620.Спектакль хакында:
Бетү алдында торган татар авылына имансызлык куркынычы да яный. Катлаулы язмышка ия булган, шәһәрдән кайткан яшь кенә мулла авылны бу һаләкәттән коткарып калырмы? Авылдашларын туры юлга бастырып, иманга китерә алырмы? Спектакль бу сорауны бик катгый куйса да, бер яклы гына җавап бирми һәм тамашачының үзен дә уйланырга мәҗбүр итә.