Камал театры директоры "Заман мәдәниятендә эпик мирас" халыкара форумында чыгыш ясады
Җомга 15.09.2023
Бүген Алтай Республикасы башкаласында «Заман мәдәниятендә эпик мирас» халыкара форумы уза. Камал театры директоры Илфир Якупов форумда видеоконференцэлемтә форматында «Милли театр сәнгатен популярлаштыру» темасына чыгыш ясады. Илфир Илшат улы театрның Маркетинг активлыгы, «Шәрык клубы» комплексы чаралары, театрның сувенир продукциясе һәм турфирмалар белән партнерлык тәҗрибәсе турында сөйләде.
