Камал театры оркестры "Горький+" сәнгать фестивалендә катнашты
Якшәмбе 04.06.2023
2 июньнән 4 июньгә кадәр Казанда "Горький+" сәнгать фестивале узды. Программа Казан шәһәренең күп кенә мәйданчыкларында барды. Кунакларны спектакльләр, лекцияләр, экскурсияләр, дефиле, променадлар, театр лабораторияләре, концертлар, инсталляцияләр һәм ярминкә-буфет көтте. 3 июньдә 20.00 сәгатьтә театр каршындагы мәйданда Мариин театры солисты Айгөл Хисмәтуллина катнашында Камал театры оркестрының "Горький Италиядә" концерты узды. Оркестрның баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе - Данияр Соколов.