Камал театры оркестры "Горький+" сәнгать фестивалендә катнаша
Дүшәмбе 29.05.2023
2 июньнән 4 июньгә кадәр Казанда "Горький+" сәнгать фестивале уза. Программа Казан шәһәренең күп кенә мәйданчыкларында барачак. Кунакларны спектакльләр, лекцияләр, экскурсияләр, дефиле, променадлар, театр лабораторияләре, концертлар, инсталляцияләр һәм ярминкә-буфет көтә.
3 июньдә 20.00 сәгатьтә театр каршындагы мәйданда Мариин театры солисты Айгөл Хисмәтуллина катнашында Камал театры оркестрының "Горький Италиядә" концерты узачак. Оркестрның баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе - Данияр Соколов.
Исегезгә төшерәбез, шул ук көнне фестиваль кысаларында Камал театрында Фәрит Бикчәнтәевнең Мәхмүт Галәү әсәрләре буенча куелган "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" спектакле күрсәтеләчәк.
Касса: (843) 293-03-74