КАМАЛЛЫЛАР КӘРИМ ТИНЧУРИННЫ ИСКӘ АЛДЫ (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Пәнҗешәмбе 15.09.2016
2016 елның 15 сентябрьнда татар театрына нигез салучыларның берсе, бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның 129 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан әдипнең туган көнендә Казанның Архангел зиратында Кәрим Тинчуринның каберенә чәчәкләр салу, аны искә алу чарасы уздырылды. Әлеге зиратта 1929-1942 елларда атып үтерелгән сәяси репрессия корбаннары исемнәре уелган мемориал стела куелган. Анда Кәрим Тинчурин исеме дә бар. Чарада Татар дәүләт Академия театры труппасы катнашты.