"Көзге Кайтаваз" премьерасына репетицияләр (фоторепортаж)
Пәнҗешәмбе 02.03.2023
Камал театрында Рөстәм Галиуллинның әсәре буенча "Көзге Кайтаваз" спектакленең репетицияләре дәвам итә. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссам - Сергей Скоморохов. Пьеса "Яңа татар пьесасы - 2022" бәйгесендә ТР Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде.
Спектакльдә катнашалар: Татарстанның атказанган артистлары - Фәнис Җиһанша, Алмаз Гәрәев, Гөлчәчәк Хамадинурова, Раил Шәмсуаров, шулай ук, Рәдиф Галимов, Эльза Мортахуҗина, Алинә Мөдәрисова, Айгөл Миңнуллина һәм Айгөл Абашева.
Премьера 2023 елның 21, 22 һәм 23 апрелендә.