Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр тапшырылды
Сишәмбе 07.11.2023
Бүген, 2023 елның 7 ноябрендә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Марсель Сәлимҗанов исемендәге бишенче Республикакүләм театр сәнгате өлкәсендә казанышлар өчен премия тапшыру тантанасы узды. Бүләк Татарстан Республикасында профессиональ театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләргә ике елга бер тапшырыла.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Марат Готыф улы тантаналы төстә премия лауреатларының исемнәрен атады:
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты РАВИЛ ШӘРӘФИЕВ.
Актерлык сәнгатендә ирешкән уңышлары һәм татар театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен.
Драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе МАНСУР ГЫЙЛӘҖЕВ. Татарстан Республикасының театр сәнгатенә зур өлеш керткәне һәм күпкырлы иҗади эшчәнлеге өчен.
Драматург, режиссер, атказанган сәнгать эшлеклесе ИЛГИЗ ЗӘЙНИЕВ. Татарстан Республикасының театр сәнгатенә зур өлеш керткәне һәм күпкырлы иҗади эшчәнлеге өчен.