Зур Концертлар Залында "Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында" концерты узды
Сишәмбе 07.11.2023
Кичә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Камал театры оркестрының концерты узды. Оркестр «Аршин мал алан», «Башмагым», «Хуҗа Насретдин» һ.б.спектакльләрдән музыкалар башкарды. Тамашачылар шулай ук рус композитор-классикларының «көнчыгыш әсәрләрен» - Н.А.Римский-Корсаковның «Шехерезада» һәм С.В.Прокофьевның «Мисыр төннәре» симфоник сюитасын тыңлады.
Концертта театр артистлары чыгыш ясады.