Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

«МИРКӘЙ БЕЛӘН АЙСЫЛУ» ПРЕМЬЕРАСЫНА 1 АТНА КАЛДЫ! (ВИДЕОКӨНДӘЛЕК)

Җомга 27.10.2017

5, 6, 7 һәм 18 ноябрьдә Камал театрының Зур сәхнәсендә татар драматургиясе классигы Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча “Миркәй белән Айсылу” спектакле премьерасы уза. Спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев. Спектакльдә театрның барлык труппасы диярлек катнаша. 

Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов фикере буенча, нәкъ менә "Миркәй белән Айсылу" спектакле белән милли классиканы гәүдәләндерү принциплары барлыкка килә, сәнгать стиле формалашу һәм татар сәхнәсе реформаторы Марсель Сәлимҗановның триумфаль карьерасы башлана. 

“Ярты гасыр вакыттан соң пьесага замандашыбыз, яшь режиссер Илгиз Зәйниев алынды. Әлеге әсәрне ул көнкүреш һәм тарихи аныклауга урын булмаган шигъри театр алымнары кулланып чишә һәм метафораларга, серләргә бай хыялый дөнья тәкъдим итә. Зәйниевнең спектакле - рухи бушлык һәм усаллык дөньясында һәлакәткә дучар ителгән яшьлек фаҗигасе турында”, - дип билгеләде Нияз Игъламов.

БИЛЕТ АЛЫРГА. КАССА: (843) 293-03-74




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!