ЯР ЧАЛЛЫ ШӘҺӘРЕНЕҢ 2НЧЕ ГИМНАЗИЯСЕНДӘ КАМАЛЛЫЛАР БЕЛӘН ИҖАДИ ОЧРАШУ
Чәршәмбе 25.10.2017
Кичә, 24 октябрьдә, Татарстанның халык артистлары Луара Шакирҗанова, Венера Шакирова һәм Илдус Габдрахманов Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә "Хәят" ата-аналар клубы катнашучылары белән очраштылар.Проект ата-аналарга милләтебезнең бөеклеген, телебезнең матурлыгын күрсәтү, аларның милли үзаңнарын үстерүне максат итеп куя. Очрашуда 30дан артык кеше катнашты.