Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

«Нәүрүз-2023» фестивале көндәлеге: дүртенче көн (фото, видео)

Җомга 09.06.2023

Фестиваль әле кайчан гына башланган кебек тоелса да, инде экваторын үтеп китте. "Нәүрүз" нең дүртенче көне Башкортстан, Төньяк Осетия, Кабардино-Балкария, Дагестан һәм Тыва театрларына багышланды.

Осетия театрында фестиваль спектакльләре булмау, Дагестан театрының Иске сандыгында казыну һәм башкорт телен өйрәнүгә кагылышлы мәсьәләләр турында матбугат конференциясендә сөйләштеләр. Анда «Саби» яшь тамашачы театры директоры Асланбәк Галаов (Төньяк Осетия-Алания, Владикавказ), А.Салаватов исемендәге Дагестан дәүләт кумык музыкаль-драма театры директоры вазифаларын башкаручы Заур Алиев (Дагестан Республикасы, Махачкала), М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры режиссеры Рима Харисова (Башкортстан Республикасы, Уфа) катнашты.

Матбугат конференциясе турында тулырак.

Дүртенче көн спектакльләрен карау «Әкият» курчак театрында башланды. Анда нарт эпосы мотивлары буенча «Ацамазаның тылсымлы курае» спектакле тәкъдим ителде.

Ац үлгәннән соң, аның кече улы Ацамазга мирас итеп күктә яшәүче Афсати бүләге булган тылсымлы курай эләгә. Ацамаз курайда уйнаганда, һәр кешенең йөрәгенә шул курайның алтын тавышы үтеп керә. Кара тау хуҗасы Сайнаг Алдар кызы Агунда Ацамазаның курай тавышын ишетеп, аның уйнавын карарга чыга. Шунда алар бер-берләренә гашыйк була. Ләкин горур гүзәл кыз, гашыйк булганын сиздерми, бары тик егеттән алтын кураен үзенә бүләк итүен сорый. Алга таба Агунда белән Ацамазны зур сынаулар көтә. Яшьләр сынауларны җиңеп, зур бәйрәм ясый.

Директор сүзләренчә, театр соңгы берничә елда балалар һәм яшүсмерләр арасында эпосны популярлаштыру белән шөгыльләнә. Бу ел Төньяк Осетиядә милли эпос елы дип игълан ителгән.

А.Салаватов исемендәге Дагестан дәүләт кумык музыкаль-драма театры К.Тинчурин театры сәхнәсендә Чыңгыз Айтматов повесте буенча куелган «Пегий пес, бегущий краем моря» спектаклен күрсәтте.

Театр тәнкыйтьчесе Надежда Стоева (Санкт-Петербург ш.) спектакль хакында:

«Режиссер спектакльнең структурасын бик катлаулы итеп төзегән: Геройларны зур планда төшерүче хәрәкәтчән камера, зур видеоэкранда күрсәтелүче видеоязмалар. Экранда вакыйгалар урыны күрсәтә: диңгез, йолдызлар, Көньяк диңгез төбе, фильмнан кадрлар, Нерпа мәетен тураклау белән натуралистик эпизод. Вакыйгаларны туктатучы комментатор бар, ул нәрсә булганын, геройларның нәрсә хис иткәнен аңлата.

Спектакльнең мифик эчтәлеген күрсәтүче анимация дә бар. Бу тышкы атрибутлар үсеш алмый һәм артистлар тарафыннан җентекләп тудырылган иллюзияне аңлы рәвештә җимерә. Режиссер безгә моның бары тик спектакль генә икәнен ассызыклый сыман. Ләкин иллюзияне бозып, ул альтернатива тәкъдим итми һәм ни өчен аны җимерүен дә аңлатмый. Бәлки, өлкәннәрнең үз-үзләрен корбан итүләре турындагы тарихны ачыграк итеп яңгыратыр өчендер, тамашачыга театр ул гадәти күңел ачу урыны гына түгел дип әйтү өчендер...

Икенче акт тулырак, җыелганрак күренә, чөнки монда артистлар уенына ныграк басым ясалган. Сәхнә буш диярлек, бары тик геройлар йөзгән Көймә генә үзәктә тора, һәм артистлар ирекле рәвештә керә һәм аннан чыга ала.

Бу хикәядә тагын бер мөһим момент бар: ни өчен малай тормышы кабиләне күп еллар ашата алган өч ир-ат тормышыннан мөһимрәк. Самолетта үз – үзеңне тоту кагыйдәләреннән «башта үзең маска ки, аннары балага киерт» дигән сүзтезмә баланың олыларсыз авыр хәлдә калуын аңлата. Ни өчен өч олы, көчле ир-ат әлеге спектакльдә малай исән калсын өчен үзләрен корбан итәләр? Җавап юк. Сезнең спектакль заманча театр мәйданына төрле техник мөмкинлекләр белән керде, сез театрның заманча театр алымнарын да, артистлар уенын да берләштереп, үсәргә әзер булуыгызны күрсәттегез».

М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә милли үзенчәлек темасын күтәрүче «Без варислар» спектаклен тәкъдим итте. Ул театрда дилогия буларак уйнала. Беренче өлеше “Без саклаучылар" дип атала.

"Беренчесе авыл җирлегендә яшәүче геройларга багышлана. Аларның үз милләтләрендә үзләрен ничек хис итүләре, үз телләрен, мәдәниятләрен саклап калу өчен көрәшү-көрәшмәүләре турында булса, икенчесе шәһәр мохитенә һәм яшьләргә игътибар итә. Хәзерге вакытта шәһәр мохитендә тел, мәдәният ничек яши, бу никадәр актуаль. Бу сорау мине бик борчый, - дип сөйләде режиссер Рима Харисова. - Милләтем буенча татар булуыма карамастан, мин үз телемне тулысынча беләм һәм үз фикерләремне туган телемдә тыныч кына белдерә алам дип әйтә алмыйм. Шуңа күрә, мөгаен, бу темага мөрәҗәгать итүнең шәхси мотивы булгандыр».

Фестивальнең дүртенче көне В.Кок-оола исемендәге Тыва Республикасы Милли музыкаль-драма театрының «Шаманка көзгесе» спектакле белән тәмамланды (Тыва Республикасы, Кызыл).

Театр тәнкыйтьчесе Глеб Ситковский (Мәскәү ш.) спектакль турында:

«Миңа калса, бу спектакль Тыва театры өчен бик мөһим. Чөнки ул Тываның СССР составына кергән вакыттагы шактый катлаулы тарихының рефлексиясе. Ул вакытта Тыва элитасы репрессияләргә дучар ителә, җитәкчеләре һәлак була. Тик шул ук вакытта спектакль нәкъ менә Тыва мәдәниятенә, әлеге театрга хас чаралар белән хәл ителә. Безнең өчен экзотик тоелган нәрсәләр -алар өчен абсолют гадәти күренеш. Спектакльдә тарихны сөйләгән кайбер урыннар, геройларның кем кайсы кем булуы аңлашылып та бетми кебек, башка дөнья белән элемтә аермачык сизелеп тора. Театр бу спектакле аша явызлыктан сакланырга мөмкин дигән ышанычын җиткерә. Аерым халыкка, аерым кешеләргә явызлыкны җиңәргә ярдәм итүче яклаучы көчләр бар. Есть какие-то защитники, которые помогут и народу, и конкретному человеку победить зло. Борынгы бабалар, шаманнар белән аралашу спектакльне кызыклы һәм үзенчәлекле итә”.







Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!