Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

“Яңа татар пьесасы” – 2022 бәйгегә барлыгы 61 пьеса килде

Җомга 07.10.2022

“Яңа татар пьесасы” – 2022 конкурсына әсәрләр кабул итү тәмамланды! Бәйгегә барлыгы 61 пьеса килде. Сезнең игътибарыгызга конкурска кабул ителгән пьесалар исемлеген тәкъдим итәбез:

1.     Диңгез. “Моряк кайтмый солдаттан”

2.     Хәят. “Сагындым дидең син”

3.     “Хакыйкать илчесе”

4.     Зөлфәт Нургалиевич. “Бабайның бабасы”

5.     Килмешәк. “Әни уяткан иртәләр”

6.     “Шурале”

7.     “Зур кунак көткәндә”. Сатирик комедия

8.     Байсолтан Казанлы. “Сатлыкҗан”

9.     Йорт иясе. “Гөмбә тапкан Шүрәле”

10. Хәлиулла Гайни. “Фетнәчеләр”

11. Мөфаздал. “Сатылган хыяллар”

12. Фәнис Галимҗан. “Сана, кәккүк”

13. Сәгадәт Хәйри. “Инсаният-87”

14. Илтифатлы. “Картлар күңеле кемнәрдә”

15. Авыл егете. “Дию урманы – сөю урманы”

16. Азат Айдаргали. “Атмаган таңнар артыннан”

17. Төклетура. “Кетәклек”

18. NM. “В дальний аул к бабаю”

19. Әдип. “Карт гашыйк”

20. Анастасия Казанская. “Родная душа”

21. Хыялый. “Хушлашырга ашыкма...”

22. Үҗәт. “Хаталар өстендә эш”

23. Мистер. “Мисс Гүзәллек”

24. Надир. “Чатыр Батыр”

25. Салих-җан. “Мөгезле балык”

26. Драмачы. “Бала хакы – җан хакы”

27. Бабай. “Синсез ничек яшәрмен”

28. Галибәк. “Догаңнан калдырма, туганым”

29. Мәҗүсиев Мөхәммәт Гайсиевич. “Күрше авыл догалары”

30. Тургай. “Шифалы чәчәкләр”

31. Әкиятче. “Әкият иленә сәяхәт”

32. Курьер. “Бик гади кебекме”

33. Гөлсара. “Шаянның сагышлы язмышы”

34. Габдель Махмут. “Сибирская баллада”

35. Корбанлы Ибрай. “Зиначылар яки...”

36. Һадия Таулыкай. “Мәтрүшкәле чәй”

37. Аббас Бахытов. “Последние люди”

38. Лада Аюдаг. “Гөлчәчәкләр иле”

39. Чуртан. “Хәй”

40. Песи. “Тәре”

41. Арбалар. “Шәһәр ияләре”

42. Юбиляр. “Саба Сабирасы”

43. Буран. “Капкын”

44. Ядкарь. “Яралы бүре”

45. Саладан килүче. “Хикмәтле туган көн”

46. Гармунчы. “Без кайтырбыз, әнкәем”

47. Профессор түгел. “Көзге кайтаваз”

48. Кол Камәр. “Эз”

49. Вонг Карвай. “Китмибез”

50. Хат. “Соңлап килгән сәлам хат”

51. “Моңнар булып кайтырмын”

52. Тырма. “Сулыш”

53. Абдул. “Ач күзеңне, килен бу...”

54. Фасах. “Реформатор Шәпи”

55. Кем Кемеч. “Васыятьнамә”

56. Тамада. “Бездә туй – аерылышабыз!”

57. Йолдызлар. “Дилемма”

58. Кара Карлыган. “Космонавт”

59. Вәли. “Әйттерерсең әллә ни”

60. Фәттах. “Пароль – Юк!”

61. Кәрим. “Яшәдем. Яшим”

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарафыннан драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2022» премиясенә конкурс игълан ителде.

Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә алалар; узган «Яңа татар пьесасы» конкурсларында катнашкан әсәрләр кабул ителми.               

Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә.

Моннан тыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.

Конкурска кабул ителгән әсәрләрнең сыйфатына карап жюри беренче, яки башка бер премияне бирмәскә, хәтта конкурсның үтәлмәве турында карар да чыгарырга мөмкин.

Конкурс турында өстәмә мәгълүматларны 8 (843) 293-52-50 телефоны буенча яки ntp@kamalteatr.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.

Конкурс 2 этапта уздырыла:

 - 1 этапта (2022 елның 1 декабренә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 этапка узган әсәрләрдән торган шорт-бит төзиләр. Бу шорт-бит www.kamalteatr.ru интернет сайтында урнаштырыла.

 - 2 этапта жюри җиңүче әсәрләрне билгели.   

Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2022 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк.

Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!