Казан Башкарма комитеты "Шәрык клубы"нда булды
Пәнҗешәмбе 06.10.2022
Бүген "Шәрык клубы" интерактив мультимедиа комплексында Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен экскурсия узды. Кунаклар арасында туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова да бар иде. Экскурсияне Камал театры директоры Илфир Якупов үткәрде, ул татар театры тарихы турында җентекләп сөйләде һәм комплексның барлык заллары белән таныштырды.