"Шәрык клублары"да экскурсия
Чәршәмбе 05.10.2022
Кичә "Шәрык клубы" интерактив мультимедиа комплексында Казанның туризмны үстерү комитеты, туристлык фирмалары вәкилләре һәм экскурсоводлар өчен экскурсия узды. Килүчеләрне Камал театры директоры Илфир Якупов сәламләде. Экскурсияне "Шәрык клубы" җитәкчесе Таңсылу Мостафина үткәрде, ул татар театры тарихы турында җентекләп сөйләде һәм комплексның барлык заллары белән таныштырды.