Маленькие ручки / Нәни куллар
До начала осталось:
Маленькие ручки / Нәни куллар
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Камал театрында Зур премьера!

Чәршәмбе 05.10.2022

4, 5 һәм 6 ноябрьдә Г. Камал исемендәге театр Зур сәхнәсендә күренекле татар язучысы Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар» һәм «Мөхәҗирләр» романнары буенча куелган спектакленең премьерасы була. Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, рәссам Сергей Скоморохов, костюмнар буенча рәссам - Марина Марьянич, композитор - Елена Шипова, пластика - Нурбәк Батулла.

Спектакль иске татар авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре, 1880 еллар ачлыгы, 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крестьян чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татар крестьяннарының, бәхет эзләп, Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы кызганыч язмышларын сурәтли.

Дөньяда ни генә булмасын, кеше бәхетле булырга тели… Ә нәрсә ул бәхет? Шатлык, муллык, мәхәббәт, өмет, ышаныч... Бу сорауга җавап табу бик авыр, ә кайчагында мөмкин дә түгел… Чыннан да, бу бөтен нәрсәне үз эченә алган төшенчәнең төгәл билгеләмәсе юк, ә аның турында үз сорауларына җавап эзләүче Кеше бар...

Спектакльдә Театрның оркестры башкаруында композитор Елена Шипова иҗат иткән музыка яңгырый. Дирижер - Данияр Соколов.

Билет алырга Касса: (843) 293-03-74





Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!