Камал театры оркестры Шәһәр һәм Республика көнендә чыгыш ясады
Чәршәмбе 31.08.2022
Кичә Данияр Соколов җитәкчелегендәге Камал театры оркестры Шәһәр һәм Республика көненә багышланган бәйрәм программасында катнашты.
18.00 сәгатьтә Кабан күле яры буенда (Мәрҗани һәйкәле каршындагы сәхнә) оркестр һәм театр артистлары "Театр & Музыка. Яхин" спектаклен тәкъдим итте. Режиссер - Айдар Җәббаров, дирижер - Данияр Соколов, солист - Зөлфәт Фәхразиев.