Марсель Сәлимҗанов истәлегенә
Дүшәмбе 07.11.2022
Бүген, 7 ноябрьдә, легендар театр режиссеры Марсель Хәким улы Сәлимҗановның тууына 88 ел тулды (1934-2002). Шул уңайдан Камал театры артистлары һәм җитәкчелеге режиссер каберенә чәчәкләр куйды. Камал театры традициясе буенча бу көннәрдә премьера да тәкъдим ителде: Мәхмүт Галәү романнары буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" спектакле.