Күптән көткән мизгел килеп җитте!
Пәнҗешәмбе 17.02.2022
Күптән көткән мизгел килеп җитте!
Без Камал театрының архитектура концепциясе бәйгесендә җиңүчене игълан итәргә әзер. Ул - Kengo Kuma & Associates (Токио, Япония), Werner Sobek AG (Штутгарт, Германия), «Архитектор Бакулин Герман Алексеевичның иҗади остаханәсе» (Казан, Россия) бюроларын үз эченә алгн «Ваухаус» (Мәскәү, Россия) бюросы лидерлыгы астындагы консорциум.
Бәйге театр тарихының бер өлешенә, Россиянең мәдәни тормышында тулы бер вакыйгага, татар мәдәнияте өчен яңа этапка әверелде.
Без Камал театры өчен шундый мөһим вакыйганы үз йөрәге аша уздырган һәркемгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Барыгызга да рәхмәт, сезнең котлауларны, бик шатланып, комментарияләрдә кабул итәбез!