Камал театры оркестры "Күңелле классика - безнекеләр!" проектын башлап җибәрә
Дүшәмбе 21.02.2022
Данияр Соколов җитәкчелегендәге Камал театры оркестры "Күңелле классика - безнекеләр!" дип аталган яңа проект башлап җибәрә. Әлеге мәдәни-агарту проекты 22 февральдә "Адымнар" полилингваль комплексында старт ала.
Программада Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Ренат Еникиев, Эльмир Низамов, Моцарт һәм Бетховен әсәрләре. Проект яшь буынны татар композиторлары белән таныштыру максатыннан оештырыла.