ҖАНКИСӘККӘЕМ / СВЕТ МОИХ ОЧЕЙ
До начала осталось:
ҖАНКИСӘККӘЕМ / СВЕТ МОИХ ОЧЕЙ
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд
0

Камал театры концепциясен эшләү буенча халыкара конкурска гаризалар кабул итү 22 сентябрьгә кадәр озайтылды

Чәршәмбе 15.09.2021

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча ачык Халыкара бәйге бөтен дөнья буенча архитекторларны җәлеп итте - бүгенге көндә 400дән артык теркәлүче исәпләнә. Күп кенә чит ил катнашучыларының үтенече буенча оештыру комитеты гаризалар кабул итү вакытын озайтырга дигән карарга килде. Конкурсантларга барлык тарихи һәм техник документлар: театр, татар мәдәнияте, Кабан күле һәм яңа бина төзеләчәк территория турында белешмәләр, мәгълүматлар белән танышу өчен күбрәк вакыт кирәк. Гаризаны 22 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, катнашучыларга Камал театрының Һади Такташ урамы буенча Түбән Кабан күле ярында төзеләчәк яңа бинасын проектларга кирәк булачак. Конкурста Россия һәм чит ил архитектура бюролары катнаша ала. Катнашучыларның консорциумнарга берләшүе хуплана.

Октябрь аенда Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә Халыкара жюри 7 финалистны билгеләячәк.

Жюри әгъзалары тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлап алынган иң яхшы тәкъдим авторы җиңүче дип таныла. Жюри утырышы нәтиҗәләре буенча җиңүчегә һәм ике финалистка премия каралган:

Җиңүчегә - 2 500 000 сум;

• 2 урын - 1 500 000 сум;

• 3 урын – 1 000 000 сум.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасын Һади Такташ урамы һәм Түбән Кабан күле арасында төзү планлаштырыла.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес